20-23 сентябрьдә Казанда сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен Республика махсус китапханәсенең 85 еллыгына багышланган «Төбәкнең мәдәни киңлегендә сукырлар өчен китапханәләр» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе уза.
Конференцияне Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Россия сукырлар өчен дәүләт китапханәсе, Республика сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус китапханәсе оештыра.
Конференциядә махсус китапханәләрнең эшчәнлеге, заманча торышы, теория һәм практика, тарих, үсеш перспективалары, актуаль проблемалары буенча фикер алышачаклар.
Конференция эшендә Россия сукырлар өчен дәүләт китапханәсе, Казахстан, Башкортстан, Саха (Якутия), Адыгея, Приморье, Ставрополь крайлары, Свердловск, Кемерово, Ульяновск, Самара, Рязань һ.б. өлкәләр, Кырым Республикасы милли китапханәсе, Татарстан Республикасы китапханәләре һәм мәдәният учреждениеләре, шулай ук сукырлар һәм начар күрүче инвалидлар белән эшләүче оешма вәкилләре катнашачак.
Конференциянең пленар өлеше 21 сентябрь «Ногай» конференц-залында узачак. («Ногай» кунакханә комплексы, Профсоюз ур., 16 б, конференция сәг.10.00 башлана). Конференциягә йомгак 22 сентябрьдә Республика сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус китапханәсендә ясалачак.
Конференциянең мәдәни программасы Казан Кремле күрү, Зөя утрау-шәһәрчегенә бару, Республиканың Милли китапханәсенә экскурсия, Казанның тарихи өлешендә җәяүле экскурсияләрне үз эченә ала.