21 сентябрь С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең яңа сезонын ачу тантанасы була.
«Казан консерваториясенең яшь осталары» дигән концертта хәзерге заман классика башкаручыларының күренекле вәкилләре, Казанның яшь музыкантлары чыгыш ясаячак.
Бу кичәне оештыручылар исемлегендә Казан консерваториясен тәмамлаучылар, педагоглар һәм студентлар, Халыкара конкурслар лауреатлары: пианист Егор Павловский, Ван Юйцянь, Таһир Камалетдинов һәм Антон Семикин, виолончелчы Гадел Закиров, гитарачы Михаил Нагорнов, органчы Фәридә Нуруллоева, вокалчы Айсылу Сәлмәнова, «Креатив» халык уен кораллары ансамбле, «Казан триосы» камера ансамбле һәм башкалар бар.
Концертта шулай ук Евгений Афанасьев җитәкчелегендәге симфоник оркестр һәм Юрий Карпов җитәкчелегендәге Казан консерваториясе студентлары хоры да катнаша.
Яңа сезонда Беллини, Родриго, Прокофьев, Бабаджанян, Бетховен, Гобәйдуллина, Җиһанов, Яхин әсәрләре тәкъдим ителәчәк..
Концерт 18:30 сәгатьтә башлана.