Казанда Вафирә Гыйззәтуллина истәлегенә мемориаль такта куелды

2021 елның 16 сентябре, пәнҗешәмбе

Казанның Татарстан урамындагы 7 номерлы йортында Татарстан Республикасының халык артисты, РСФСРның атказанган артисты Вафирә Гыйззәтуллина хөрмәтенә мемориаль такта ачылды.

Сынчы Фәнил Вәлиуллин булдырган истәлек билгесе җырчының вафатына 20 ел тулу уңаеннан куелды.

Вафирә Гыйззәтуллина-җырчы, «Милли Мәҗлес» милли Җыены депутаты, ТАССР һәм Каракалпак АССР халык артисты (1981), РСФСРның атказанган артисты.

Мемориаль такта ачу тантанасында Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кәдим Нуруллин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков, җырчы Римма Ибраһимова, Гөлзадә Сәфиуллина, Фердинанд Сәлахов, Җәвит һәм Зөлфия Шакировлар һәм башкалар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International