Г.Камал театры концепциясен эшләүгә халыкара конкурска гаризалар кабул итү озайтылды

2021 елның 16 сентябре, пәнҗешәмбе

Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының архитектура концепциясен эшләүгә халыкара ачык конкурска хәзерге вакытта 400 дән артык гариза теркәлде. Чит илдән катнашырга теләүчеләр үтенече буенча оештыру комитеты гаризалар кабул итү кампаниясен озайтырга дигән карар кабул итте. Конкурсантларга театр тарихы, татар мәдәнияте, Кабан күле һәм бина турында белешмәләр белән танышу өчен күбрәк вакыт таләп ителүе ачыкланды. Гаризаларны 22 сентябрьгә кадәр тапшырырга мөмкин.

Конкурста Россия һәм чит ил архитектура бюролары катнаша ала. Дәгъвачылар консорциумнарга берләшә ала. Октябрь аенда Казан мэры Илсур Метшин рәислегендә Халыкара жюри 7 финалистны билгеләячәк.

Октябрь аенда Казан мэры Илсур Метшин рәислегендә Халыкара жюри 7 финалистны билгеләячәк.

Иң яхшы тәкъдим авторы җиңүче дип табылачак — аны тавыш бирү юлы белән конкурс жюри әгъзалары сайлаячак. Җиңүче һәм ике финалист уңышлы проектлар өчен бүләкләр алачак:

•  1 урын — 2 500 000 сум;

•  2 урын — 1 500 000 сум;

•  3 урын — 1 000 000 сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International