Казан театрларында тифлокомментарийлы спектакльләрнең яңа сезоны башлана

2021 елның 15 сентябре, чәршәмбе

Яңа театраль сезонда Махсус караш/Special view программасы грантлары кысаларында Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен "Сәнгать, фән һәм спорт" Фонды "Әкият" татар дәүләт курчак театры һәм Г.Камал исемендәге татар дәүләт драма театры спектакльләрен карарга мөмкин булачак.

Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен тифлокомментарийлы күрсәтүләрне Республика махсус китапханәсе оештыра.

Автор һәм диктор – тифлокомментатор һәм махсус китапханәнең оештыру-методик һәм библиография эшчәнлеге бүлеге мөдире, югары категорияле белгеч Гөлүсә Закирова.

2021 елның сентябрь һәм октябрь айларына Афиша:

15 сентябрь 16:00 – спектакль "Элфия" ("Экият" курчак театры).

10 октябрь 13:00 - спектакль "Су анасы" ("Экият" курчак театры).

12 октябрь 19:00 - спектакль "Килмешәк" (Г.Камал татар дәүләт драма театры).

13 октябрь 19:00 – спектакль "Сүнгән йолдызлар" (Г.Камал татар дәүләт драма театры).

22 октябрь 19:00 – спектакль "Санаулы кичләр" (Г.Камал татар дәүләт драма театры).

24 октябрь 18:00 – спектакль "Исәнмесез" (Г.Камал татар дәүләт драма театры).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International