Казанда креатив кластерларны үстерү буенча дискуссия лабораториясе һәм нетворкинг узачак

2021 елның 15 сентябре, чәршәмбе

 

15 сентябрь 14 сәг.30 минутта TCI 2021 халыкара XXIV Глобаль конференциясе кысаларында “Алмаш” заманча мәдәният үзәгендә (Борһан Шахиди урамы, 7) креатив кластерлар үсешенә багышланган дискуссия лабораториясе һәм нетворкинг узачак. Чарада Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова да катнаша.

Дискуссия барышында креатив кластерлар өчен мөмкинлекләр булдыру, заманча сәнгать өлкәсендә иҗади инициативаларга ярдәм итү, туризм-рекреация һәм спорт кластерларын үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышу булачак.

*XXIV TCI Global Conference 2021 Бөтендөнья конференциясе Казанда 15-17 сентябрьдә уза. Чарада катнашучылар глобаль икътисади трендлар турында фикер алышачак, циркуляр икътисад һәм белем икътисады үсеше тәҗрибәсе белән уртаклашачак, регионнарда инновацияләр экосистемалары турында сөйләшәчәкләр.

ММЧ вәкилләрен әлеге вакыйганы яктыртырга чакырабыз. Элемтәгә керү өчен тел: Маркова Мария, +7 905 518 25 80

15 сентябрь программасы: шәһәрнең йөзен үзгәртүче кластерлар

TCI 2021 халыкара Глобаль конференциянең тулы программасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International