Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Хәзинә» Милли сәнгать галереясендә оештырылган «Шәмәил арт» күргәзмәсендә булды.
Рөстәм Миңнеханов экспозиция һәм хәзерге заман ислам сәнгатенең төрле жанрлары белән танышты. Ул аеруча Төркия каллиграфы Левент Карадуман хезмәтләрен карады, шулай ук үзе дә картина язуда катнашты. Республика җитәкчелеге белән күргәзмәдә Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова да булды.
«Шәмәил арт» күргәзмәсе гарәп каллиграфиясе һәм ислам сәнгате темасына иҗат иткән рәссамнарның хезмәтләрен берләштерә. Галереядә Мәскәү, Санкт-Петербург, Татарстан, Башкортстан, Екатеринбург һәм Төркиядән килгән осталарның эшләре тәкъдим ителгән.
Традицион дини текстлар белән беррәттән, кайбер картиналарда татар фольклоры һәм шигърият элементлары да бар.