ПЛЕЙБЭК ТЕАТРЫНА ХАЛЫКАРА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.
1 модуль: 18-19 сентябрь 2021ел.
2 модуль: 30-31 октябрь 2021ел.
3 модуль: 4-5 декабрь 2021ел.
Курсларга язылу
Барлыгы -11 модуль/тренер белән 180 сәгать + 40 сәгать (интервизия) (якынча 1 ел, көндезге бүлек)
Айга 1 тапкыр
Дәресләр 2 көн (шимбә һәм якшәмбе) уза.
Укуны тәмамлагач халыкара сертификат бирелә.
1 модуль: 18-19 сентябрь 2021ел
2 модуль: 30-31 октябрь 2021ел
3 модуль: 4-5 декабрь 2021ел
Нәрсә ул -ПЛЕЙБЭК ТЕАТР ?
Плейбэк - ул импровизация театры. Тамашачылар үзләренең тормышыннан төрле вакыйгалар сөйлиләр, ә актерлар шунда ук, бернинди әзерлексез, шул вакыйганы сәхнәдә уйныйлар.
Плейбэк театр сәнгатенең бер юнәлеше буларак 1975 елда Америкада барлыкка килгән. Хәзерге вакытта дөньядагы 80 илдә үсеш алган театр.
Атамасына килгәндә, ул беренче «Hudson River» труппасының «We play the story back to you» девизыннан барлыкка килгән. Без узган тарихны уйныйбыз, аны сиңа кире кайтарып күрсәтәбез.
Тарих - безнең төп героебыз: сөйләүче безгә үзенең тормышының бер өлешен - кызык яки тәэсирле, мизгел яки тирән эз калдырган вакыйганы тасвирлый - һәм ул сәхнәдә яңача ачыла, метафоралар белән тулылана, дүрт актер һәм музыкант катнашындагы уен аркасында 5-D спектакльгә әйләнә.
Хәзер Плейбэк мөстәкыйль юнәлеш буларак яши, шулай ук аны театр сәнгатенең төрле өлкәләрендә һәм социаль төркемнәр белән эшләгәндә кулланалар.