Татар дәүләт филармониясе 84 нче концерт сезонын ача

2021 елның 14 сентябре, сишәмбе

 

23 сентябрь Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе "Андрей Петров киношлягерлары" программасы белән яңа 84 нче концерт сезонын ача.

Концерт «Андрей Петровның XI Бөтенроссия фестивале» мәдәни проектын гамәлгә ашыру кысаларында уза.

Концерт программасында инструменталь музыка һәм кинофильмнардан җырлар яңгыраячак: «Берегись автомобиля», «Служебный роман», «Осенний марафон», «Белый бим - чёрное ухо», «Человек-амфибия», «О бедном гусаре замолвите слово», «Жестокий романс» һәм башкалар. 

 Башкаручылар һәм солистлар:  

 ·         Россиянең халык артисты, ТР дәүләт халык инструментлары оркестры сәнгать җитәкчесе, профессор Анатолий ШУТИКОВ.

 ·         «Алтын битлек» Милли театраль премиясе иясе Манана ГОГИТИДЗЕ (мццо-сопрано /Санкт-Петербург)

 ·       Татарстанның атказанган артисты, опера һәм эстрада-классика җырчысы, «Тере тавыш» тамаша җиңүчесе һәм Россия-1 каналында «Төп сәхнә» тамашасында катнашучы Альберт Җәлилов (бас-баритон / Санкт-Петербург)

 Концертны актёр Евгений ЗАВЬЯЛОВ алып бара. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International