ММЧ вәкилләре игътибарына!

2021 елның 14 сентябре, сишәмбе

К.Тинчурин исемендәге X Халыкара заман милли драматургия театр фестиваленә багышланган матбугат конференциясе!

 

Хөрмәтле журналистлар!

        

Сезне, 15 нче сентябрь, 11:00 сәгатьтә, “ТАТМЕДИА”ның (Декабристлар ур., 2) конференц-залында узачак матбугат конференциясенә чакырабыз!

 

Спикерлар:

1. Натфуллин Дамир Данил улы – Татарстан Республикасының Мәдәният министры урынбасары;

2. Мөсәгыйтов Фәнис Наил улы - Фестивальнең һәм К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре;

3. Имаметдинов Туфан Риф улы - К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының баш режиссеры;

4. Игъламов Нияз Рәүф улы - театр тәнкыйтьчесе, "Алтын битлек" Россия милли театр премиясенең экспертлар советы әгъзасы;

5. Ефремова Анастасия Олеговна - театр белгече һәм тәнкыйтьчесе, Олег Ефремов һәм Халыкара "ПостЕфремовское пространство" театр фестиваленең президенты.  

 

15-20 нче сентябрьдә, Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, чираттагы К.Тинчурин исемендәге театр фестивале була. Быел ул яңартылып, “Кәрим Тинчурин исемендәге X Халыкара заман милли драматургия театр фестивале” буларак узачак. Әлеге фестиваль милләтара һәм театрлар арасындагы элемтәләрне ныгыту, заман милли драматургларыбыз әсәрләрен пропагандалау һәм халыкка җиткерү максатыннан уздырыла. 

К.Тинчурин исемендәге Халыкара театр фестивале К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлеге ярдәме белән үткәрелә. Беренче фестиваль 1991 нче елда уза. 2014 нче елда Фестиваль Халыкара статуска ия була.

Быел фестивальдә түбәндәге театр коллективлары катнаша: К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры, Казан дәүләт яшь тамашачы театры (ТЮЗ), М.Шкетан исемендәге Мари милли драма театры, “Әкият” татар дәүләт курчак театры, Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры, А.Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры, Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры, Буа дәүләт драма театры, “MOÑ” театр мәйданчыгы, “GRANART” иҗат остаханәсе (Түбән Новгород).

         Кәрим Тинчурин исемендәге X Халыкара заман милли драматургия театр фестиваленең үзенчәлеге булып, танылган бүгенге заман драматурглары һәм театр тәнкыйтьчеләре белән тематик очрашулар тора:

         1. ТРның Язучылар берлеге рәисе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, драматург – Ркаил Зәйдулла;

         2. Драматург – Мансур Гыйләҗев;

         3. Драматург, “Алтын битлек” Россия милли театр премиясенең номинанты – Олжас Жанайдаров;

         4. Рус язучысы, драматург, шагыйрь – Дмитрий Данилов;

         5. Россия журналисты, язучы, ике тапкыр “Большая книга” Милли әдәби премия лауреаты – Шамил Идиатуллин;

         6. Тәрҗемәче, Ельцин Центр Театр платформасының җитәкчесе – Наталья Санникова;

         7. Театр белгече, тәнкыйтьче, Олег Ефремов  һәм Халыкара “ПостЕфремовское пространство” театр фестиваленең президенты – Анастасия Ефремова;

         8. “Ап-арт” Иҗат берләшмәсе директоры, дәүләтнеке булмаган театрлар арасындагы “Рождественский парад” фестиваленең экспертлар советы рәисе, Санкт-Петербургның “Золотой Софит” Югары театр премиясенең номинация советы әгъзасы – Александр Платунов;

         9. “Петербургский театрал” журналының баш редакторы, Санкт-Петербургның “Золотой Софит” Югары театр премиясенең экспертлар советы әгъзасы, “Идея-клуб” белем бирү проектының кураторы – Владимир Кантор.

         Хөрмәтле журналистлар! 20 нче сентябрь, 15:00 сәгатьтә, театрда Кәрим Тинчурин исемендәге X Халыкара заман милли драматургия театр фестивале тәмамлану уңаеннан, фестиваль эшчәнлегенә кагылышлы “Түгәрәк өстәл” була. Сезне әлеге чарага да көтеп калабыз!

         ФЕСТИВАЛЬНЕҢ ИНФОРМАЦИОН ПАРТНЕРЛАРЫ: “БИЗНЕС Online” иҗтимагый-сәяси интернет-газета, “Сәхнә” журналы,  “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы, “Интертат” электрон газетасы.

КОНТАКТ: Абрарова Алия – ДБО “К.Тинчурин ис. ТДДһК театры”: телефон: 89172819414; е-mail: abrarova01@yandex.ru

 

 

Тематические встречи

15 сентября, в 14.00 (музей театра). Гость –  русский писатель, драматург, поэт Дмитрий Данилов. Тема: “Из прозаиков в драматурги: опыт успешного дебюта”;

16 сентября, в 12.00 (музей театра). Гость – драматург, номинант Российской национальной театральной премии “Золотая маска” Олжас Жанайдаров. Тема: “Опыт драматургии: поиск своей темы”;

16 сентября, в 13.00 (музей театра). Гость – главный редактор журнала “Петербургский театрал”, член экспертного совета по негосударственным театрам Высшей театральной премии Санкт-Петербурга “Золотой софит”, куратор образовательного проекта “Идея-клуб” Владимир Кантор. Тема: “Театральная пресса. Опыт Петербурга”;

17 сентября, в 13.00 (музей театра). Гость –  председатель Союза писателей РТ, лауреат Государственной премии им. Г.Тукая, драматург Ркаил Зайдулла. Тема: “Историзм в татарской драматургии”;

17 сентября, в 14.00 (музей театра). Гость – драматург Мансур Гилязов. Тема: “Деревенские пьесы городского автора”;

18 сентября, в 15.00 (музей театра). Гость – Российский журналист и писатель, дважды лауреат Национальной литературной премии “Большая книга” Шамиль Идиатуллин. Тема: “Театр, кино и современная литература: точки соприкосновения и взаимного обогащения”;

18 сентября, в 16.00 (музей театра). Гостья – переводчица, руководитель Театральной платформы Ельцин Центра Наталья Санникова. Тема: “Особенности перевода с французского”;

19 сентября, в 11.00 (музей театра). Гостья – театровед, театральный критик, президент Фонда Олега Ефремова и Международного театрального фестиваля “ПостЕфремовское пространство” Анастасия Ефремова. Тема: “Выживание театра в условиях пандемии”;

19 сентября, в 12.00 (музей театра). Гость – директор АНО “Творческое объединение “Ап-арт”, председатель экспертного совета фестиваля негосударственных театров  “Рождественский парад”, член номинационного совета Высшей театральной премии Санкт-Петербурга “Золотой Софит” Александр Платунов. Тема: “Театральный Петербург сегодня”.

Модератор тематических встреч – известный театральный критик, член экспертного совета Российской национальной театральной премии “Золотая маска” Нияз Игламов.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International