Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы 2022 елга Министрлык максатларын һәм бурычларын гавами формалаштыра башлавы турында игълан итә.
Экспертлар төркеменнән тәкъдимнәр 2021 елның 26 сентябренә кадәр кабул ителә.
Ел ахырына кадәр Татарстанлылар белән бергә экспертлар 2022 елга ведомство эшчәнлегенең иң мөһим юнәлешләрен һәм индикаторларын билгеләячәк. Кертелгән тәкъдимнәр эксперт сессиясендә җентекләп каралачак, аннан соң Иҗтимагый совет тарафыннан раслангач, ачык онлайн-тавыш бирүгә чыгарылачак. Республика халкы тәкъдим ителгән максатлар һәм бурычлар өчен тавыш бирә һәм үз вариантларын да күрсәтү мөмкинлегенә ия булачак.
Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча иң күп тавыш җыйган максатлар һәм бурычлар буенча тәкъдимнәр сайланачак. Алга таба киләсе елга Мәдәният министрлыгының биш яисә җиде өстенлекле бурычлары билгеләнәчәк. Моннан тыш, узган елда куелган максатларны һәм бурычларны тормышка ашыру һәм расланган индикаторларны йомгаклау буенча халык алдында хисап тоту каралган.
2021 елга Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының халык алдында формалаштырылган максатларын һәм бурычларын гамәлгә ашыру турындагы хисапка сылтама: документ.