Муниципаль мәдәният учреждениеләре республиканың тел төрлелеген саклау проектларын гамәлгә ашыруга грантлар ала алачак

2021 елның 13 сентябре, дүшәмбе

2021 елның 13 сентябреннән 13 октябренә кадәр Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Татарстан Республикасының тел күптөрлелеген саклауда ярдәм итүгә юнәлдерелгән проектларны һәм чараларны гамәлгә ашыруда Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантларын алуга конкурста катнашу өчен гаризалар (алга таба - конкурс) кабул итә.

Конкурс муниципаль мәдәният учреждениеләре өчен оештырыла.

Конкурсның максаты - Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның телләрен һәм мәдәниятен (татар, рус, чуаш, удмурт, мордва, мари, башкорт һ.б.) саклау өчен шартлар тудыру.

Грант түбәндәге юнәлешләр буенча проект һәм чараларны гамәлгә ашыруны финанс тәэмин итүгә бирелә:

1) «Халык иҗаты өлкәсендә иң яхшы проект» - 8 грант;

2) «Татарстан Республикасында милли (туган) телләрне һәм мәдәниятне пропагандалау һәм популярлаштыру, Татарстан Республикасында милли (туган) телләрне һәм мәдәниятләрне өйрәнүдә балалар һәм яшьләрдә кызыксыну уятуда ярдшм итүче иң яхшы чара» - 8 грант;

3) «Театр, музыка һәм хореография сәнгате өлкәсендә иң яхшы чара» - 8 грант;

4) «Матди булмаган мәдәни мирасны саклау өлкәсендә иң яхшы проект» - 8 грант;

5) «Татарстан Республикасында яшәүче халыклар телендә иң яхшы мультимедиа (анимация) проекты» - 8 грант;

6) «Татарстан Республикасында яшәүче халыклар телендә иң яхшы нәшрият проекты» - 8 грант;

7) «Татарстан Республикасында яшәүче халыклар телен саклау буенча экспозиция/экскурсия булдыру буенча иң яхшы проект» - 8 грант;

8) «Татарстан Республикасында яшәүче халыклар телендә иң яхшы чара» - 8 грант;

9) «Мәдәни-ял итү чараларының иң яхшы инновацион формасы» - 9 грант;

10) «Мәгълүмати-агарту чараларының иң яхшы инновацион формасы» -9 грант;

11) «Милли театр сәнгатендә проектларны гамәлгә ашыруда инновацион алым, татар телен үстерү һәм камилләштерү» - 9 грант;

12) «Милли музыкаль - хореография сәнгатен, халык музыкаль традицияләрен популярлаштыру, саклау һәм үстерү буенча иң яхшы проект» - 9 грант.

Конкурс турында тулырак мәгълүмат, документлар исемлеге түбәндәге сылтамада:

https://mincult.tatarstan.ru/podderzhka-munitsipalnih-uchrezhdeniy-kulturi-v.htm

Конкурска гаризалар түбәндәге адрес буенча: 420015, Казан шәһәре, Пушкин ур., 66/33, 205 каб. 9:00 - 18:00 сәгатькә кадәр кабул ителә.

Гаризаларны Mihail.Grigorenko@tatar.ru электрон адресына да җибәрергә кирәк.

Элемтәгә керү өчен телефон: 8 (843) 264-74-14, Григоренко Михаил Александрович

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International