Бу көннәрдә Чечня Республикасы башкаласы Грозныйда "Федерация" III Бөтенроссия милли театрлар фестивале уза

2021 елның 13 сентябре, дүшәмбе

11-19 нчы сентябрь көннәрендә Чечня Республикасы башкаласы Грозныйда "Федерация" дип исемләнгән III Бөтенроссия милли театрлар фестивале узачак.

Шәһәрнең төрле мәйданчыкларында Россиянең 12 төбәгеннән 14 спектакль күрсәтеләчәк.

Шул исәптән, 14 нче сентябрьдә М.Ю.Лермонтов исемендәге рус дәүләт драма театры сәхнәсендә безнең театрыбыз Мостай Кәрим повесте буенча куелган “Озын-озак балачак” спектаклен тәкъдим итәчәк.

«Озын-озак балачак» спектакленең премьерасы 2020 елның 10-11 октябрь көннәрендә булды. Башкорт әдәбияты классигы Мостай Кәримнең повестен  сәхнәгә махсус чакырылган режиссер – Салават дәүләт Башкорт драма театрының баш режиссеры, Ш.Бабич исемендәге Башкортстан республикасы Дәүләт республика яшьләр премиясе лауреаты Илсур Казакбаев (Уфа) куйды.

Режиссёр классик әсәрне бөтенләй яңа, гадәти булмаган яктан ача.

Илсур Казакбаев: “М.Кәримнең әлеге әсәре Башкортстанда да, Татарстанда да, гомумән, киң җәмәгатьчелеккә  таныш. Шуңа күрә сәхнәдә күрсәтеләчәк спектакльнең концепциясе озак эзләнүләр нәтиҗәсе. Бу повестьның беренче һәм иң танылган куелышы Рифкать Исрафилов тарафыннан эшләнде, аның артыннан шактый күп яңа спектакльләр куелды. Шул сәбәпле, классикага мөрәҗәгать итеп, без ниндидер яңалык кертергә теләдек. Спектакльнең идеясе Мостай Кәримнең повестеның алда әйтелгән сүзенә нигезләнде: “Бу китап - ышанучан, сәеррәк, шаукымлырак, беркатлырак, чалрак кешеләр турында. Аларның көнкүреше без яшәп яткан көндәлек тормыштан чак кына калкурак, чак кына тылсымлырак, чак кына фаҗигалерәк. Бер-беренә карата алар чыдамлырак, рәхимлерәк; гаепләргә, хөкем итәргә ашыгып бармыйлар. Бу кешеләр бәхетне дә, әҗәлне дә сабырлык белән кабул итәләр. Шатлыктан туеп сикермиләр, казадан коелып ук төшмиләр.

– Нигә, сезнең авылда шундыйлар гына яшимени? - дип сораучылар була калса, алдан ук җавап кайтарам:

– Мин күргәне шулар иде. Бүтәннәре хәтердә калмаган”.

Безнең максат — нәкъ менә бу кешеләр турында сөйләү”.

Спектакльнең рәссамы — Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, «Алтын битлек» Россия милли театр премиясе лауреаты, Салават Юлаев Ордены кавалеры һәм М.Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрының баш рәссамы Альберт Нестеров.

Куючы хореограф – «МеЖдуТанцем» остаханәсе җитәкчесе Ольга Даукаева (Уфа).

Композитор – Башкортстан республикасы композиторлар союзы әһеле Магыйлә Мәҗинова.

Ут буенча рәссам – Илшат Сәяхов.

Әлеге иҗат төркеме эшчәнлеге нәтиҗәсендә кыю сәнгать әсәре барлыкка килде. Реквизитлардан чын салам, камыр кебек кирәк-яраклар куллану белән беррәттән сәхнәдә тере кошлар булу - тамашачыны образлы  һәм реаль дөнья белән очраштыра.

Спектакльнең төп герое Кендек - узган гасыр яшәеше белән бүгенге тамашачылар арасындагы күпер. Аның истәлекләре кинопленка кадрлары сыман бер-берсен алыштырып, кайчандыр яшәгән кешеләрнең эчке дөньяларын яктырта. Сәхнәдә язмышлар, тарихлар, чор үзгәрә...

Спектакль "Культура малой Родины" федераль партия программасы кысаларында куелды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International