Л.З.Любовский (24.02.1937 – 10.09.2021)
2021 елның 10 сентябрендә 85 яшендә озак вакыт авыру сәбәпле композитор, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерватория профессоры, Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясе Дәүләт премиясе лауреаты Леонид Зиновий улы Любовский вафат булды.
Леонид Любовский 1937 елның 24 февралендә Киев өлкәсе, хәзерге вакытта Украинаның Черкасск өлкәсендәге Каменка шәһәрендә туган.
Башта Львов музыка училищесын, аннан соң 1967 елда Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый. 1967 - 1985 елларда ул Казан дәүләт консерваториясендә укыта, 1985 елда - доцент, 2000 елда Казан консерваториясе профессоры була. Любовский консерваториядә 40 елдан артык эшли.
Музыкаль сәнгать өлкәсендә казанышлары һәм зур өлеш керткәне өчен Леонид Любовский Россия Федерациясе Дәүләт премиясе лауреаты (2005), Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе (1996), ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1983) исеменә лаек була.
Республика туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша. Леонид Любовский турында якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр.
Р.Н. Миңнеханов, М.Ш. Шәймиев, Ф.Х. Мөхәммәтшин, А.В. Песошин, А.А. Сәфәров, И.Х. Әюпова, И.Р. Метшин, Р.Ф. Кәлимуллин, В.Р. Дулат-Алеев.
Гражданнар панихидасы 2021 елның 11 сентябрендә 11 сәг. Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе бинасы янында узачак. Адрес: Казан шәһ., Зур Кызыл ур., 38 йорт.