22 майда «Комсомольская правда» газетасының матбугат үзәгендә «La Primavera» Казан камера оркестры катнашында матбугат конференциясе узачак

2013 елның 20 мае, дүшәмбе

22 майда 15 сәгатьтә Декабристлар урамы, 2 нче йорт адресы буенча урнашкан (3 подъезд, 3 кат) «Комсомольская правда» газетасының матбугат үзәгендә «La Primavera» Казан камера оркестры сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры, РФ һәм ТР Атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Халык артисты, ТРның Тукай премиясе лауреаты Рөстәм Абязов катнашында матбугат конференциясе узачак.

Матбугат конференциясендә нигездә коллективның 15-20 майларда Израильдә узган гастрольләре турында сүз барачак.

16 һәм 18 майларда «La Primavera» музыкантлары Кфар-Саба һәм Ашдод шәһәрләрендә танылган кларнетчылар, игезәкләр Александр һәм Даниль Гурфинкель белән бергә  чыгыш ясады.

Хөрмәтле журналистлар! Аккредитацияне түбәндәге телефоннар буенча узарга мөмкин: 8-905-314-13-06, 8-987-289-52-98, почтаның адресы icelou@mail.ru, la-primavera@inbox.ru.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International