Казанга Елена Шмелева килде

2021 елның 10 сентябре, җомга

Казанда яшьләр симфоник оркестры озак еллар яшь буын вәкилләрен мәдәнияткә җәлеп итү дәрәҗәсе белән шәһәрне аерып торачак. ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда "Талант һәм уңыш" фонды җитәкчесе, РФ Президенты каршындагы фән һәм мәгариф Советы президиумы әгъзасы Елена Шмелева шундый фикер белән уртаклашты.

 "Яшьләр симфоник оркестрында без яңа инициатива башланып китүен күрәбез, талантлы яшьләр өчен профессиональ мәйданчыклар ачык, алардан коллектив төзеләчәк. Бу хәзерге заманның үзенчәлекле күрсәткече", - дип искәртте Елена Шмелева.

Мәдәният өлкәсендә талантлы яшьләргә камиллшәшүдә шартлар тудыру өчен һөнәри әзерлек программаларына игътибар итәргә кирәк. Мәсәлән, көллиятне тәмамлаучы сәнгать әһелләренә - әйтик, егетләргә армия сафларына алуны кичектерү мөмкинлеген тудырырга, укуны дәвам итәргә мөмкинлек бирергә кирәк, дип ассызыклады ул.

 "Бердәм Россия" халык программасына тәкъдимнәр туплаганда, без һичшиксез комплекслы үсеш программасын кертәчәкбез һәм сәнгать өлкәсендә уңышлы нәтиҗәләр күрсәтүчеләргә ярдәм итәчәкбез", - дип өстәде Шмелева.

Ул Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музеенда Казан Изге Ана иконасы соборына багышланган күргәзмәне карады.

Музейда Әүһәдиев исемендәге Казан музыка көллияте студентлары чыгыш ясады. Чыгыш ясаучылар арасында орган һәм арфа, шулай ук скрипкачылар ансамбле чыгышы да бар иде.

Шмелева Татарстанда "Пушкин картасы" программасы ни дәрәҗәдә уңышлы тормышка ашырылуы белән дә кызыксынды. Аның сорауларына ТР мәдәният министры урынбасары Юлия Әдһәмова җавап бирде.

Тулырак : https://www.tatar-inform.ru/news/smeleva-molodeznyi-simfoniceskii-orkestr-nadolgo-vygodno-vydelit-kazan-v-sfere-kultury-583661 .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International