2013 елның 17 маенда Арча муниципаль районы Мәдәният йортында ТАССРның Халык артисты, беренче татар профессиональ гармунчысы Фәйзулла Туишев исемендәге конкурсның III турында җиңеп чыккан лауреатлар һәм дипломантлар катнашында гармунчыларның «Гармун төрле була» дип аталган гала-концерты узды.
Татарстан Республикасының 25 районы һәм шәһәрләреннән һәм Башкортостан Республикасының Октябрьск шәһәреннән килгән 200 гә якын гармунчы үзләренең осталыкларын күрсәтте. Алар тальян, хромка, саратов гармуннарында татар һәм рус көйләрен башкарды.
Арча муниципаль районы администрациясе башлыгы бүләгенә Азнакай сәнгать мәктәбе укучысы Әмин Шакиров (7 яшь) лаек булды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте