2021 елның 14 сентябрендә Санкт-Петербургта «Без данлы Гвардия уллары!» Бөтенроссия ачык дистанцион (online) хәрби һәм патриотик җыр фестиваль-конкурсы узачак, ул «Без бөек Ватан өчен» дип аталган Бөтенроссия музыкаль проекты кысаларында уздырыла.
Фестиваль-конкурс Россия Федерациясе Президенты Администрациясе, Россия Федерациясе оборона министрлыгы, «Бердәм Россия» Генераль советы, Санкт-Петербург муниципаль берәмлекләре Советы ярдәме белән гамәлгә ашырыла.
Фестиваль-конкурсны «Мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләре иҗади берлеге» төбәк иҗтимагый оешмасы оештыра.
Фестиваль-конкурс турында тулырак мәгълүмат түбәндәге сайтта урнаштырылган: https://www.soyuz-kultura.com/node/995.