“Мәдәният каләме” Республика журналистлар конкурсына гаризалар 2021 елның 1 октябренә кадәр кабул ителә.
Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы мәдәният темасына язучы журналистлар һәм блогерлар өчен беренче республика конкурсын игълан итте.
2021 ел “Мәдәният каләме” Республика журналистлар конкурсы нигезләмәсе белән биредә танышырга мөмкин: https://mincult.tatarstan.ru/file/mincult/
Конкурсның гомуми акчалата фонды 650,0 мең сум тәшкил итә.
Конкурска ел дәвамында Татарстан Республикасының дәүләт телләрендә язылган конкурс эшләре кабул ителә.
Конкурс ике турда үтә. Катнашучыларның конкурс эшләре бәйге башлану белән биш көн эчендә Комиссия әгъзаларына бәяләү өчен тапшырыла.
Гаризалар түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420015, Казан шәһәре, Пушкин урамы, 66/33, 114 бүлмә («Мәдәният каләме»). Белешмәләр өчен телефон: 8(843)264-73-98, 264-74-38.
“Мәдәният каләме” Республика журналистлар конкурсына йомгак 2021 елның ахырында ясалачак.