12 сентябрьдән 9 октябрьгә кадәр Folk group «ZAKARIA» фольклор төркеме концертлар оештыра. Күпмилләтле кызлар җыр төркеме Татарстан Республикасының 7 муниципаль районында - Әлки, Теләче, Питрәч, Балык Бистәсе, Баулы, Әлмәт, Түбән Кама шәһәрләрендә чыгыш ясарга ниятли.
ZAKARIA - Татарстан Республикасында күп милләтле бердәнбер яшьләр коллективы. Дүрт милләт: татар, башкорт, керәшен, мордва кызларыннан торган коллектив фольклор-этнографик экспедицияләрдә җыелган Идел буе халыкларының җырларын татар, рус, чуаш, керәшен, башкорт, мари, мордва, удмурт телләрендә башкара.
Концертлар яшьләр эшләре буенча федераль агентлыкның гранты ярдәме белән оештырылды. Керү ирекле.
Концертларның вакытлары:
12 сентябрь, 19.00 - Әлки районы, Базарлы Матак авылы, район мәдәният йорты
24 сентябрь, 19.00 - Питрәч, район мәдәният йорты
25 сентябрь, 18.00 – Баулы, М.Җәлил исемендәге мәдәният йорты
1 октябрь, 16.00 - Теләче, район мәдәният йорты
2 октябрь, 17.00 - Әлмәт шәһәр, «Алмет» иҗтимагый үзәге
8 октябрь, 19.00 - Балык Бистәсе, район мәдәният йорты
9 октябрь, 18.00 - Түбән Кама шәһәре, Халык иҗаты йорты