Зәй районына эш сәфәре кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов капиталь ремонттан соң ачылган балалар музыка мәктәбен карады. Республика җитәкчесе бинадагы уку сыйныфларын күрде һәм мәктәп ансамбльләренең иҗаты белән дә танышты. Республика Президентын Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов озатып йөрде.
Зәйдә әлеге музыка мәктәбе 1961 елда ачылган. Бинада капиталь ремонт быел апрель аенда башланган. Август аенда төзекләндерү эшләре төгәлләнгән. Учреждение 271 укучыга исәпләнгән. Музыка мәктәбендә 5 бүлек: оркестр, фортепиано, халык җырлары, хор җырлары, теоретик. Укыту 15 белгечлек буенча алып барыла. Укучылар төрле дәрәҗәдәге конкурсларда актив катнашалар һәм призлы урыннарны яулыйлар.