Татарстан җитәкчелеге татар шагыйре Гәрәй Рәхимнең туганнарының кайгысын уртаклашты

2021 елның 6 сентябре, дүшәмбе

Татарстан җитәкчелеге Татарстанның халык язучысы, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, татар шагыйре Гәрәй Рәхимнең вафаты уңаеннан туганнары һәм якыннарының  кайгысын уртаклашты.

https://www.tatar-inform.ru/news/skoncalsya-poet-i-pisatel-garai-raxim-5835088 

https://mincult.tatarstan.ru/index.htm/news/2009308.htm

Некрологны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, Казан мэры Илсур Метшин, Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов, ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдуллин имзалады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International