11-21 сентябрьдә Татарстан буенча гастрольгә килгән танылган чечен Дәүләт җыр һәм бию ансамбле "Нохчо" үзенең 30 еллык юбилеен бәйрәм итәчәк. Коллектив республика шәһәрләрендә һәм районнарында "Нохчо - традицияләрне саклаучы" концерт программасын тәкъдим итә. Программа Чечен Республикасының Беренче Президенты, Россия Герое Әхмәт-Хаҗи Кадыйровның 70 еллыгына багышланган.
Татарстанлылар сәгать ярым барган концертта иң яхшы чыгышларны бәяли алачак: дәртле биюләр, якты хореографик чыгышлар, лирик композицияләр һәм халык җырлары яңгыраячак.
Коллектив гастрольләрдә зур тәҗрибә туплаган. Ул Халыкара, Бөтенроссия, региональ фестивальләрдә һәм конкурсларда җиңүләр яулаган, шулай ук төрле мәдәни акцияләрдә һәм чараларда актив катнашкан иҗади коллективларның берсе.
Үзенең гастроль турын «Нохчо» ансамбле 11 сентябрьдә Мамадышта башлап җибәрә. 12 сентябрьдә Алабугада, ә икенче көнне – Лениногорск шәһәрендә дәвапм итәчәк. 14 сентябрьдә Чечен Республикасы ансамбленә Яр Чаллы халкы бәя бирәчәк. 15 сентябрьдә – Әлмәт, Яшел Үзәндә 16 сентябрь, Арчада - 17 сентябрь, Норлат районында 18 сентябрьдә, Чистайда 19 сентябрьдә чыгыш ясаячаклар. Татарстан башкаласына «Нохчо» ансамбле 20 сентябрьдә киләчәк, ә 21 сентябрьдә Бөгелмәдә тур тәмамланачак.
Коллективның гастрольләре «Без - Россия» федераль программасы кысаларында РФ Мәдәният министрлыгының Бөтенроссия гастроль-концерт планына нигезләнеп оештырылган.