5 сентябрь 17.00 сәгатьтә «Зөя утрау-шәһәрчеге» музей-тыюлыгында Петербург композиторы Александр Маноцковның «Көймә» операсы премьерасы булачак. Артистларга сәхнә буларак традицион Идел буе судносы хезмәт итәчәк, аны махсус шушы әсәр өчен булдырганнар.
Циклның беренче ике "Сны Иакова, или Страшно Место" һәм "Красный сад" операсы 4 сентябрьдә 15:00 һәм 17:00 сәг. куелачак.
Композитор Александр Маноцковның Зөя-утрау шәһәрчеге турында әсәрләре трилогиясенең беренче өлеше - “Сны Иакова, или Страшно Место” премьерасы 2017 елның августында узган. 2019 елда спектакль "Алтын битлек" Милли театр премиясен алган.
Трилогиянең икенче өлеше - "Красный сад" операсы - 2018 елда куелган. Либреттода 1918 елда Зөя-утрау шәһәрчегендә Кызыл бакча һәм Иуде Искариот һәйкәле ачылуын тасвирлаган документаль текстлар, Демьян Бедный һәм Лариса Рейснер шигырьләре кулланылган.
Маноцковның "Көймә" дип аталган өченче өлеше "Зөя-утрау шәһәрчеге трилогиясен" тәмамлый. Спектакльнең премьерасы 5 сентябрь 17:00 сәгатьтә Зөя-утрау шәһәрчеге яр буенда узачак.
Трилогиянең эпилог геройлары - юлбасарлар. Александр Манцков сүзләренә караганда: «Юлбасар - гади кеше түгел. Юлбасар рөхсәт ителгәннең чикләрен үтә һәм нәкъ башкалардан аерылып торганга күрә сәнгатьтә кызыклы персонаж булып тора. Әсәр чын көймәдә куелачак.
Йөз ел элек елга буйлап хәрәкәт итүдә төп чара булган сигез ишкәкле 11-метрлы көймә махсус шушы спектакль өчен төзелгән.
Чараны «Живой город» хәзерге заман сәнгатькә ярдәм итү фонды, «Зөя утрау-шәһәрчеге» музей-тыюлыгы, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы оештырды. Проектның музыкаль продюсеры - Татарстан Республикасы «Sforzando» башкару сәнгатен үстерү Фонды.
Теркәлү һәм билетлар сайтта: https://www.ostrovgrad.org
һәм социаль челтәрләрдә:
https://www.instagram.com/ostrov_sviyazhsk/
https://www.facebook.com/ostrov.sviyazhsk
https://vk.com/ostrov_sviyazhsk.