Питрәчтә Елена Ямпольская катнашында Балалар иҗат йорты һәм Балалар сәнгать мәктәбе ачылды. Монда балалар музыка, хореография, рәсем сәнгате , гомумән мәдәният һәм сәнгатьнең башка юнәлешләре буенча өстәмә белем алалар. Әлеге объектлар «Мәдәни мохит» федераль проекты кысасындагы "Мәдәният" милли проектын гамәлгә ашыру нигезендә ремонтланды.
Советлар Союзы герое майор Гаврилов туган Альвидино авылында Дәүләт Думасының мәдәният комитеты рәисе батырга багышланган музейда булды, шулай ук «Элбэдэн» хәрби уеннары» тарихи реконструкция фестивален уздыру мәйданчыгы белән танышты.
Казанда РФ Дәүләт Думасының мәдәният комитеты рәисе Е.А.Ямпольская TAT CULT FEST хәзерге заман шәһәр мәдәнияте һәм сәнгате фестивален ачу тантанасында катнашты. Фестиваль Казан Кремле территориясендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов катнашында узды.
Елена Ямпольская татарстанлыларны Республика көне белән котлады һәм күпмилләтле республика халкын бәйрәм белән тәбрикләде.