Кичә Питрәчтә капиталь ремонттан соң Балалар иҗаты йорты һәм балалар сәнгать мәктәбе ачылды.
Күптән көтелгән тантана мәртәбәле кунак Россия Федерациясе Федераль Җыенының Дәүләт Думасы мәдәният комитеты рәисе Елена Ямпольская катнашында узды. Район башлыгы Илһам Кашапов һәм ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов катнашында Питрәч районы кунаклары яңа бинаны карады.
“Мәктәп киләчәктә дә уңышлы, лаеклы эшчәнлеген дәвам итүенә шигем юк, -диде район башлыгы. Иҗат мәктәбендә балалар күп кырлы һәм мәдәни яктан камилләшү өчен мөһим булган барлык шартлар да тудырылган. Без бик шат, капиталь төзекләндерү программасы булуга рәхмәтлебез. Яңартылган сыйныфлар һәм кабинетлар җылы атмосфера тудыра, балаларыбызга музыка һәм иҗатта югары нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итәчәк”, - дип котлады чарада катнашучыларны һәм кунакларны район башлыгы Илһам Кашапов.
Аннары район кунакларына “Элбэдэн” хәрби уеннары” фестивале мәйданчыгын тәкъдир иттеләр. Алар Альвидино авылында Советлар Союзы Герое Петр Гаврилов музеенда булдылар. Узган фестиваль турындагы видеоролик кунакларны таң калдырды. Елена Ямпольская билгеләп үткәнчә, мондый проектлар балаларны һәм яшьләрне патриотик тәрбияләү өчен бик актуаль.
Чара ахырында Ленар Хәкимҗанов мәдәният хезмәткәрләренә күкрәк билгеләре һәм Татарстан мәдәният министрлыгының мактау грамоталарын тапшырды.