Якутия мәдәният һәм рухи үсеш министры Юрий Куприянов Татарстан Республикасы көне белән котлады

2021 елның 30 августы, дүшәмбе

Хөрмәтле Ирада Хафизҗан кызы!

Саха Республикасы (Якутия) мәдәният һәм рухи үсеш министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Татарстан мәдәният министрлыгы хезмәткәрләрен дәүләт бәйрәме - Татарстан Республикасы көне белән котлым!

Сезнең регион бүгенге көндә иң уңышлы һәм алга киткән төбәкләрнең берсе булып тора. Татарстан Республикасын динамик үсеш алган, уникаль мәдәниятен саклап кала алган һәм үстерү юлларын дөрес юнәлештә билгеләгән регион буларак күрдек.

Казанда Якутия көннәрен үткәргәндә без татар халкының күпкырлы мәдәнияте белән танышырга, республика Мәдәният министрлыгының алдынгы тәҗрибәсен өйрәнергә насыйп булды. Сезнең регион бүген илебезнең башка субъектларына да үсеш ритмын бирә.

Татарстан Республикасына кунакчыл, күпмилләтле дәүләткә  алга таба да алдынгылар рәтендә булуны дәвам итүне, тотрыклы үсеш, ә халкына дустанә мөнәсәбәтләр, сәламәтлек һәм бәхет телим. Саха Республикасы (Якутия) һәм Татарстан Республикасы арасында урнашкан җылы дустанә мөнәсәбәтләр ныгыр һәм дәвам итәр дип ышанам.  

Хөрмәт белән, Саха Республикасы (Якутия) мәдәният һәм рухи үсеш министры Юрий Куприянов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International