ТР мәдәният министры Ирада Әюпованың Россия киносы көне уңаеннан котлавы

2021 елның 27 августы, җомга

Хөрмәтле кинематография өлкәсе хезмәткәрләре һәм кино сәнгатен яратучылар!

Сезне ел саен 27 августта билгеләп үтелә торган Россия киносы көне белән котлыйм. 2021 ел Татарстан кинематографистлары өчен 40 ел элек Татарстан Республикасы кинематографистлар Союзы - Россия кинематографистлар берлегенең төбәк бүлеге төзелүе белән истәлекле.

Ышанам ки, профессиональ кино хезмәтчәннәренең иҗади хезмәттәшлеге - милли сәнгатькә хезмәт итүнең ачык үрнәге булып тора. Сезнең оста кулларыгыздагы кинокамералар ярдәмендә  республикабыз тарихындагы барлык мөһим вакыйгаларның шаһиты була алабыз. Әле яңа гына үзенең гасырлык юбилеен билгеләп үткән ватаныбыз тарихы төшерелгән кинолар киләчәк буыннарга да истәлекле материал булачак. Безнең кинематографистларның бүләкләре аз түгел, күпләр югары исемгә лаек, абруйлы премия лауреатлары булдылар.

Сезнең иҗади берлек яшь, талантлы һәм атаклы осталарны берләштерергә, халыкка югары әхлак, кешелеклелек һәм гражданлык хисләрен тәрбияләүдә ярдәмче булыр дип ышанам. Татарстанның күпмилләтле мәдәни тормышы һәм сәнгате елъязмасына керткән иҗади өлешегез өчен сезгә рәхмәтемне белдерәм. Сезгә яңа киноидеяләр һәм кызыклы фильмнар телим!

Татарстан Республикасы мәдәният министры И.Х. Әюпова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International