«Зөя утрау-шәһәрчеге» музей-тыюлыгында Петербург композиторы А. Маноцковның "Көймә" операсы премьерасы куела

2021 елның 27 августы, җомга

5 сентябрь 17.00 сәгатьтә «Зөя утрау-шәһәрчеге» музей-тыюлыгында Петербург композиторы Александр Маноцковның «Көймә» операсы премьерасы булачак. Артистларга сәхнә буларак традицион Идел судносы хезмәт итәчәк, ул махсус шушы әсәр өчен булдырылган.

Циклның беренче ике "Сны Иакова, или Страшно Место" һәм "Красный сад" операсы 4 сентябрьдә 15:00 һәм 17:00 сәг куела.

Зөя-утрау шәһәрчеге турында әсәрләр трилогиясенең беренче өлеше - “Сны Иакова, или Страшно Место”  премьерасы 2017 елның августында узган. 2019 елда спектакль "Алтын битлек" Милли театр премиясен алган.

Трилогиянең икенче өлеше - "Красный сад" операсы - 2018 елда беренче тапкыр куелган. Либреттода 1918 елда Зөя-утрау шәһәрчегендә Кызыл бакча һәм Иуде Искариот һәйкәле ачылуын тасвирлаган документаль текстлар кулланылган.

Өченче өлеше - "Көймә" - Маноцковның "Зөя-утрау шәһәрчеге трилогиясен" тәмамлый. Спектакль 5 сентябрь 17:00 сәгатьтә Зөя-утрау шәһәрчеге яр буенда узачак.

Трилогиядә эпилог геройлары - юлбасарлар. Александр Манцков сүзләренә караганда: «Юлбасар - гади кеше түгел. Юлбасар рөхсәт ителгәннең чикләрен үтә һәм нәкъ башкалардан аерылып торганга күрә сәнгатьтә кызыклы персонаж булып тора. Махсус шушы спектакль өчен йөз ел элек елга буйлап хәрәкәт итүдә төп чара булган 11-метрлы сигез ишкәкле көймә - судно торгызылган һәм әсәрнең куелышы көймәдә башкарылачак.

 Чараны «Живой город» хәзерге заман сәнгатькә ярдәм итү фонды, «Зөя утрау-шәһәрчеге» музей-тыюлыгы, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы оештыра. Проектның музыкаль продюсеры - Татарстан Республикасы «Sforzando» башкару сәнгатен үстерү фонды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International