Остаханәдә 18 яшьтән өлкәнрәк теләгән һәркем катнаша ала. Моның өчен 5 сентябрьгә кадәр анкета тутырырга һәм конкурска сайлап алуны узарга кирәк. Анкетага 2 минутлык бию импровизациясеннән торган видео куярга кирәк.
«Перформансның инклюзив остаханәсе» - 9 ай дәвамында иҗат итү һәм «Алтын битлек» премиясе лауреаты Нурбәк Батулланың кул астында үз-үзеңне камилләштерү дигән сүз.
Бушлай дәресләр атнага 2 тапкыр, сентябрьдән май аена кадәр узачак. Остаханәнең йомгаклау эше буларак әзерләнгән перформанс Казанның төп мәйданчыкларында күрсәтеләчәк.
«Перформансның инклюзив остаханәсе» проекты «Таврида» мәгариф арт-мәктәбендә физик затлар арасында яшьләр проектлары бөтенроссия конкурсында хупланды.
Катнашырга телүчеләр өчен анкета үрнәге:
89655842782 Инесса Клюкина - "Э-моция" иҗади инклюзив студиясе җитәкчесе
89053119746 Неля Суркина - проектның остазы
https://vk.com/e_mociya, www.instagram.com/e_mociya