28-29 августта Казанда узачак «Шәһәр - RE’ACTOR» креатив индустрияләр фестивале белем бирү программасын анонслады. Чарада креатив индустрияләр өлкәсендә әйдәп баручы Россия экспертлары катнашында очрашулар һәм лекцияләр узачак.
Фестивальдә сәнгать һәм мода өлкәсе тарихчысы Вика Чума Вечеринка, "Чукотка" брендына нигез салучы һәм идея илһамчысы Эдуард Педернейра, Faces & Laces оештыручы Дмитрий Оскес, арт-блогер, сәнгать өлкәсе белгече Анастасия Сосновская һәм башка экспертлар чыгыш ясаячак. Алар сәнгать, креатив икътисад, иҗади проектлар һәм продюсерлык өлкәсендә белемнәре белән уртаклашачаклар.
Белем бирү программасы кысаларында Open Talk форматында өч очрашу оештырыла. Ачык диалогта катнашучылар Россия режиссеры һәм продюсеры Илья Найшуллер, "ТНТ да биюләр" тамашасының финалисты Даниил Патлах, шулай ук "Алга таба ниләр булыр?" YouTube-шоу авторы Максим Морозов белән аралашачак. Максим Морозов.
Моннан тыш, фестивальдә «Боль» бәйсез музыка фестивален оештыручы, Россиядә беренче шоукейс-фестиваленә һәм Moscow Music Week музыкаль конференциясенә, «AWAZ» музыкаль фестиваленә нигез салучы Степан Казарьян белән сорау-җавап форматында очрашу узачак. Степан фестивальдә катнашучылар белән музыкаль проектларны продюсерлау тәҗрибәсе белән уртаклашачак.
Мәгариф программадан тыш, фестивальдә дискуссия блогы, мастер-класслар, күргәзмәләр, перформанслар, шулай ук музыкаль программа планлаштырыла. Программада хедлайнер буларак Илья Найшуллер төркеме Biting Elbows чыгыш ясаячак.
Фестивальнең белем бирү программасы ТР Милли китапханәсенең концертлар залында 28-29 августта сәг. 12:00 дән 21:00 гә кадәр узачак.
Тулы программа: https://docs.google.com/document/d/1y27ReQ9RgkWcpCfK7Q5QshE-S3i8R2w2rikZlBaKM3g/edit