Август аенда ArchDaily платформасында Building of the year номинациясе буенча иң яхшы проектлар өчен ачык тавыш бирү башланды, ул 26 августка кадәр дәвам итәчәк. Китапханә өчен түбәндәге сылтамага кереп тавыш бирә аласыз:
Китапханәнең конкурста катнашуын теләп гаризаны Мәскәүнең ХОРА бюросы җибәргән, алар Пушкин урамындагы бинаны реконструкцияләү белән шөгыльләнгән. Алдагы елларда әлеге команда Мәскәү китапханәләрен төзекләндерү өчен стилистик концепция булдырган.
Конкурсның таймлайны:
Милли китапханә урнашкан бина - Казанда совет модернизмының ачык мисалларының берсе. Аны 1988 елда Ленин мемориалы буларак төзегәннәр. Архитектор Анатолий Полянский уйлавынча, төрле зурлыктагы турыпочмаклы призмлар җилфердәп торган кызыл байрак образын хәтерләтә. Реконструкциядән соң беренче катта панорамалы тәрәзәләр пәйда булды. Бинаның ике ягында да glass skin 'а - пыяла өстәмә янкормалар торгызылды.
Проект Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова кураторлыгы астында гамәлгә ашырылды. Проектны эшләү өчен Н.А.Некрасов исемендәге Үзәк универсаль фәнни китапханә белгечләре функциональ бирем әзерләде. Проектның авторы "Хора" архитектура бюросы.