Казанда Сергей Шойгуның агачтан эшләнмәләр һәм картиналар күргәзмәсе ачылды

2021 елның 23 августы, дүшәмбе

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Килүчеләр 83 картина һәм агачтан эшләнгән 17 декоратив әйберләр белән таныша ала. Экспонатларның бер өлеше аукционда сатылачак, тупланган акчалар авыру балаларга ярдәмгә китәчәк. Экспозиция "Яшәү өчен иҗат" дип атала. Ул «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә тәкъдим ителгән. 

Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова "Күпчелек эшләнмәләр ярдәмгә мохтаҗ балаларның тормышын саклап калу өчен булачак", дип билгеләп үтте.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International