Казанда XII Халыкара «Крутушка» этник фестивале узачак

2021 елның 20 августы, җомга

 

XII Халыкара «Крутушка» этник фестивале 2021 елның 28-29 августында Крутушка бистәсендәге «Байтик» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы территориясендә узачак.

Инде уникенче тапкыр монда музыкантлар, фольклор-этнографик коллективлар, традицион мәдәният өлкәсендә белгечләр һәм әлбәттә Россия һәм дөньяның төрле халыкларының тере мирасын бәяләүче кунаклар җыелачак.

«Крутушка» фестивале - Идел буе һәм Татарстан Республикасында уникаль музыкаль һәм этномәдәни вакыйга.

«Крутушка» фестивале - ул музыка гына түгел, ә традицион инструментларда уйнау буенча төрле мастер-класслар, биюләр һәм уеннар, үзенчәлекле һөнәрчеләр ярминкәсе, арт-проектлар, сәнгать күргәзмәләре, спектакльләр, кинофильмнар һәм анимацияләрне тәкъдир итү.

Фестиваль кысаларында мәдәни-агарту лекторияләр оештырыла, анда Россиянең танылган этнографларын һәм антропологларын, халык костюмы һәм традицион кухня осталарын тыңларга мөмкин булачак.

«Крутушка» фестивале - табигать белән аралашу өчен менә дигән мөмкинлек. «Байтик» комплексы уникаль ландшафтлы: Казансу елгасы яр буе пирс белән җиһазландырылган, иркен аланлары һәм урман буйлап чылбырдай тезелеп киткән «Зәңгәр күл»ләре белән данлыклы. Фестивальдә палаткалы лагерьда, кемпинг зонасында һәм "Байтик" бинасында тукталырга мөмкин. Крутушка бистәсенә кадәр 78 нче номерлы шәһәр автобусында яисә шәхси транспортта барырга мөмкин.

 "Крутушка"га билетлар:

https://baytik-kazan.ru/festivali-i-konkursy/mezhdunarodnyj-etnicheskij-festival-krutushka

 Фестиваль «Мәгарифтә мәгълүмати технологияләр үзәге» ҖЧҖ, «Энто» иҗат берләшмәсе, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы администрациясе ярдәме белән оештырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International