Казанда «Уйнагыз, гармуннар!» халык иҗаты бәйрәме узачак

2021 елның 20 августы, җомга

Татарстан Республикасы Көнен бәйрәм итү кысаларында 30 август Галиәсгар Камал исемендәге театр каршындагы мәйданда 11:00 сәгатьтә «Уйнагыз, гармуннар!» халык иҗаты республика бәйрәме башлана.

Татарстан Республикасы һәм Россия регионнарыннан 1000нән артык гармунчы масштаблы халык бәйрәменә җыелачак.  Шулай ук бәйрәмгә фольклор җыр һәм бию ансамбльләре, татар эстрадасы артистлары да киләчәк.

Бәйрәм гармунчылары Галиәсгар Камал театры мәйданыннан Бауман урамы аша узачак һәм 1 майда мәйданында халык җырларын уйнаячак. Колонна Казан Кремленең Спас манарасы янына күтәреләчәк, анда бәйрәм флешмобы узачак.

Беренче тапкыр "Уйнагыз гармуннар" бәйрәме 1985 елда үткәрелгән.

. Декларация кабул итү һәм Татарстан Республикасы Көнен билгеләү уңаеннан фестиваль 30 августта уздырыла башлады.

Фестиваль Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау буенча Ресурс үзәге тарафыннан уздырыла.

 Программа

11:00-11:20 Бәйрәмне ачу тантанасы.

11.00-13.00 “Уйнагыз, гармуннар!” бәйрәмендә катнашучыларның  концерты. Мәйданда халык күңел ачулары.

 14:30-15:00 Казан Кремленең Спас манарасы янында бәйрәм флешмобы.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International