Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Әгерҗе муниципаль районына эш визиты кысаларында Иж-Бубый авылында Мөхәммәдҗан Әхмәтҗанов исемендәге музей -йортны ачты. Тантанада аны ТР мәдәният министры Ирада Әюпова каршылады.
Музей Иж-Бубый авылы тарихына һәм аның атаклы халкына багышланган. Аерым экспозиция җирле сәүдәгәр Мөхәммәдҗан Әхмәтҗанов турында сөйли. Иң-Бубый сәүдәгәре авыл үсешенә һәм бөтен илгә үзенең яңа методлары белән танылган мәдрәсәне төзүгә зур өлеш керткән.
"Туган телләр һәм халык бердәмлеге елында республикабызда тагын бер мәдәни объект ачылуга шатмын. Биредә күпмилләтле халкыбызның һәрбер вәкиле тарих һәм гореф-гадәтләр белән бәйле файдалы мәгълүмат таба алачак», - дип билгеләп үтте Алексей Песошин.
Ул музейны торгызуда катнашкан һәркемгә рәхмәтен белдерде һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәт хатларын тапшырды.
Фото: Instagram @akogogina