Бөтендөнья татар яшьләре форумы «Бөек болгар маршруты» буенча экскурсия оештыра

2021 елның 19 августы, пәнҗешәмбе

Бөтендөнья татар яшьләре форумы "Бөек болгар маршруты"н татарларның борынгы бабалары - болгарлар яшәгән төп тарихи урыннар буенча проектлаштырды.

Маршрут Юкәтау (Чистай), Биләр музей-тыюлыгы, Болгар музей-тыюлыгы һәм Сувар шәһәрчеге, шулай ук Ульяновск өлкәсендә, Тәтеш һәм башка археологик объектлар белән танышуны үз эченә ала.

Әлеге маршрут боҗра буйлап бара һәм ике көн эчендә 15 тарихи объектны күрүне күздә тота. Маршрутны сынау 20-21 августта массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашында башланып китәчәк.  "Ачык университет" проектын тәмамлаучылар белән бергә Ульян төбәге губерторы Сергей Морозов эгидасы астында Ульяновск өлкәсенең Иске Мәйдан авылында узган форумда булу да планлаштырыла. Төркемдә 15 кеше булачак.

Экскурсия-лаборатория 20 августта сәг. 8:00 дә Казан Кремле янындагы 1 май мәйданчыгыннан старт ала. Журналистларны экскурсия-лабораториядә катнашырга чакырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International