14:00 Лекция: «Сүзләр машиналары: ясалма интеллект татар телен иҗат итә», Наталия Федорова, рәссам, куратор, технологик сәнгать тикшеренүчесе, филология фәннәре кандидаты, Төгәл механика һәм оптика институтының Art&science программасы укытучысы (Санкт-Петербург)
Әлеге лекциядә Наталия Федорова машиналар иҗат иткән текстлар турында сөйләячәк. Әлеге төр машиналардан Әл-Җәзари, Әл-Муради, Муса ибн Шакир кебек ислам яңарышы мөхәндисләре дә файдаланган. Лекция фән, сәнгать һәм татар теленең кызыклы үрелмәсенә багышланачак.
Керү ирекле, теркәлү сорала: https://creeptone-media.timepad.ru/event/1739723/
15:00 Илья Барамия белән трек яздыру (Санкт-Петербург)
Петербург музыканты, тавыш режиссеры һәм музыкаль продюсер, «АИГЕЛ» дуэты катнашучысы, «Маяк» креатив индустрияләр мәктәбенең «Заманча музыка һәм саунд-дизайн» юнәлеше җитәкчесеннән остаханә. Ильяның Россия музыкасына 1997 елдан бирле катнашы бар: ул «Ёлочные игрушки» электрон дуэтында (Александр Зайцев белән берлектә), 2H Company IDM-хип-хоп-төркемендә, «Самое большое простое число» инди-төркемендә уйный. 2010 елны ул Александр Зайцев белән берлектә Сергей Курёхин премиясенең «Электромеханика» музыкаль номинациясен яулый.
Керү ирекле, теркәлү сорала: https://yummy-music.timepad.ru/event/1741576/
16:00 Экспресс-лекция: «Фәлсәфә теле буларак татар теле: аң, җан һәм тән теле», Әлфрид Бостанов, Ph.D, ТР ФА Тарих институтының директор урынбасары (Казан)
Һәр кешегә үз-үзеңә рефлексия ясарга ярдәм иткән эчке дөнья һәм хис кичерешләр теле ачык. Кеше күңеле кайда урнашкан? Тән һәм рух телдә ничек чагылыш таба? Хис-кичерешләрне белдергән сүзләр кешенең шәхесен ничек формалаштыра?
Керү ирекле, теркәлү сорала: https://creeptone-media.timepad.ru/event/1739748/
17:00 Марат Taturas катнашында музыкаль джем
Марат Taturas — композитор, саунд-продюсер, электрон музыкант, Россия кинематографистлар берлеге, Россия композиторлар союзының яшьләр секциясе, Europe-Asia (Лондон) иҗади гильдиясе әгъзасы. 100 дән артык фильмга саундтрек авторы. Аның эшләре бөтен дөнья буйлап күрсәтелә.
Керү ирекле, теркәлү сорала: https://yummy-music.timepad.ru/event/1741584/
18:00 Экспресс-лекция: «Абау яки тел өйрәнүгә мең дә бер чара», Эльза Нәбиуллина, укытучы, тәрҗемәче, ТР ФА Тел, әдәбият һәм тарих институты аспиранты, Бим-радиосында «Айда учить татарча» рубрикасының авторы һәм алып баручысы (Казан)
Тел ул аралашу чарасы гына түгел, ул — халык хәтере дә. Игътибар белән карасак, без аерым бер авазларда, сүзләрдә, сүзтезмәләрдә халыкның менталитетына, яшәү рәвешенә, ышануларына хас үзенчәлекәрне күрә алабыз.
Керү ирекле, теркәлү сорала: https://creeptone-media.timepad.ru/event/1739749/
19:00 Регина Рокитянская катнашында импровизация
Регина — башкаручы, композитор, домра һәм музыка укытучысы. Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе магистратурасын тәмамлый. Домра турында инстаграмда @thisisdomra блогын алып бара. Регина домра өчен танылган композицияләрне күчереп яза, автор әсәрләре иҗат итә.
Керү ирекле, теркәлү сорала: https://yummy-music.timepad.ru/event/1741593/