Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре тәмамланды

2021 елның 19 августы, пәнҗешәмбе

Мәскәүдә Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәре Мәскәү халыкара музыка йортында Татарстан сәнгать эшлеклеләренең Гала-концерты белән тәмамланды.

Бәйрәм чарасында Мәскәү шәһәре Думасы Рәисе Алексей Шапошников һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Сәламләү чыгышларыннан соң, Алексей Шапошников һәм Фәрит Мөхәммәтшин тантаналы рәвештә Мәскәү һәм Татарстан Республикасы хөкүмәтләренең дәүләт бүләкләрен тапшырдылар.

Гала-концертта Александр Сладковский җитәкчелегендәге ТР Дәүләт симфоник оркестры катнашты.

Кичәгә Россия Президенты Администрациясе, РФ Хөкүмәте, федераль һәм төбәк башкарма хакимияте органнары, шулай ук дипломатик һәм эшлекле даирәләр, фән, спорт, медицина, җәмәгатьчелек  вәкилләре чакырылган иде.

Тантанага гала-концертны оештыручы Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова да килде.  

Мәскәүдә Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәре 2011 елдан бирле уза. Ел саен чара август аенда, Татарстан Республикасы көне алдыннан башкаланың иң матур залларының берсендә - Мәскәү халыкара музыка йортында гала-концерт белән йомгаклана. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International