2021 елның 21 августында Казанда беренче тапкыр Рус географик җәмгыяте Президенты Сергей Шойгу әсәрләре күргәзмәсе ачыла.
Экспозицияләр "Яшәү өчен иҗат" дип атала. Ул Казан Кремлендә «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә тәкъдим ителәчәк.
Килүчеләр 98 әсәр - 81 картина һәм агачтан ясалган 17 декоратив кул эшләнмәләрен күрә алачак. Экспонатларның бер өлеше аукционда сатылачак, ә тупланган акчалар авыру балаларга ярдәм итү өчен юлланачак.
Күргәзмәне ачу тантанасы 2021 елның 21 августында 12:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узачак.
«Яшәү өчен иҗат» күргәзмәсе 2021 елның 12 сентябренә кадәр дәвам итәчәк. Экспозиция балалар һәм профессиональ актерлар катнашында Сергей Шойгу хикәяләрен уку белән бергә үрелеп барачак. Күргәзмә барышында Рус география җәмгыятенең ачык лекторияләре булачак, тематик документаль кинофильмнар күрсәтеләчәк.