Бәйрәмдә махсус кунак - Инна Желанная чыгыш ясаячак. Бәйрәм Казаннан 100 чакрым ераклыкта Кама Тамагы районында урнашкан Красновидово авылында узачак. Күңел ачу, уеннар, экскурсия, фольклор концерты, кунакларны чәй белән сыйлау булачак. Беренче тапкыр төп программа яңа урында –Таҗ (“Венец”) дип аталган тау аланлыгында узачак.
Алма (*«Яблочный Спас») фольклор бәйрәме - гадәти булмаган авылның тарихы һәм традицияләренә хөрмәт, авылның искиткеч алма бакчаларына һәм табигатенә соклану форсаты. Елдан-ел әлеге бәйрәмдә кеше саны арта: якын-тирәдәге авыллардан тыш, Татарстанның башка почмакларыннан, Россиянең төрле төбәкләреннән туристлар килә.
Бәйрәмне Красновидово авылында урнашкан М.Горький музее хезмәткәрләре оештыра. Бу уникаль музей - күренекле язучының авылда урнашкан бердәнбер музее. Бәйрәмне уздыруда Кама Тамагы районы администрациясе, Красновидово авыл җирлеге җитәкчелеге һәм ТР Мәдәният министрлыгы ярдәм күрсәтә.
Бәйрәм музейда башланып китә. Кунакларны XIX гасырның икенче яртысында хөкем сөргән кабатланмас атмосфера көтә. Музейда сезнең өчен экскурсия, ә музей бакчасында - чәй эчү һәм мастер-класслар узачак.
Төп программа беренче тапкыр авылның Идел буедагы иң матур урынында –Таҗ (Венец) таулыгында үтәчәк. Анда барышлый Красновидовода Горький йөргән урыннарда XVII гасырда авыл тарихы турында җәяүле экскурсия тыңларга мөмкин булачак. Бәйрәм программасында Кама Тамагы районының фольклор коллективлары чыгыш ясаячак, конкурслар, уеннар һәм төрле күңел ачулар булачак.
Бәйрәм программасы