16 август күренекле татар композиторы, пианист һәм педагог, СССРның һәм РСФСРның Халык артисты, ТР Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе Лауреаты, Татарстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Яхинның тууына 100 ел тулды.
Яңа Татар бистәсендә урнашкан татар зиратында ТР мәдәният министры Ирада Әюпова һәм ТР Композиторлар берлеге вәкилләре катнашында бөек композитор каберенә чәчәкләр куелды.
“Рөстәм Яхин музыкасы ешрак яңгырарга тиеш. Без аның композицияләрен традицион һәм заманча яңгырашта тәкъдим итәргә тиеш. Үзебезнең күренекле шәхесләребезне онытырга тиеш түгелбез, безнең милләт мәдәниятебез даһилары салган традицияләрне онытмаячак. Татар мәдәниятен Рөстәм Яхин мирасыннан башка күз алдына да китереп булмый", - диде Ирада Әюпова.
Министр шулай ук республикада күп санлы танылган композиторлар булуын һәм аларның мирасы халкыбызның байлыгы булуын билгеләп үтте.
Әлеге истәлекле дата хөрмәтенә республикада түбәндәге чаралар планлаштырылды:
- 18 августта Мәскәүнең Халыкара музыка йортында Татарстан Республикасының күренекле мәдәният эшлеклеләренең юбилей датасына багышланган гала-концерт узачак. Программада С.Сәйдәшев, Н.Җиһанов, Р.Яхин, Р.Кәлимуллин, Р.Әхиярова, Э.Низамов әсәрләре яңгыраячак.
- 20 августта, “hава” проекты кысаларында, Милли музейның җәйге сәхнәсендә - Эльмир Низамовның иҗат кичәсе булачак, яшь композитор Рөстәм Яхин композицияләрен башкарачак;
- Сентябрьдә Казанда концертлар планлаштырыла