Хәзерге заман сәнгать галереясендә Мәскәү рәссамы Андрей Есионов күргәзмәсе ачыла

2021 елның 18 августы, чәршәмбе

Хәзерге заман сәнгать галереясында 19 август 18:00 сәгатьтә Андрей Есионовның «Беренчел нәтиҗәләр» күргәзмәсе ачыла.

Күргәзмәнең «Беренчел нәтиҗәләр» дип аталуы очраклы түгел. Рәссам тәҗрибәле оста, үзен ил сәнгатендә таныткан шәхес. Әмма ул куелган максатында яңа перспективалар эзләвен һәм үз осталыгын камилләштерүен дәвам итә, үсә һәм үзгәрә.

Ул - заманча Россия мәдәнияте һәм сәнгате эшлеклеләренең композицион портрет остасы, шулай ук зур күләмле сәяси фигуралар ясаучы рәссам.

Андрей Есионов Россия сәнгать академиясе академигы (Рәсем сәнгате бүлеге, 2018), Флорентия нәфис сәнгать академиясенең мәртәбәле академигы (Accademia delle Arti del Disegno), Россия рәссамнары иҗади берлеге (1995), Мәскәү Халыкара сәнгать фонды рәссамнары Берләшмәсе, «Россия рәссамнар берлеге» әгъзасы.

А. К. Есионов үзенең картиналарын Мәскәү һәм Санкт-Петербург, Кытай музейларында күрсәткән. Аның сәнгате Италия һәм Европаның башка илләрендә югары бәя алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International