Ирада Әюпова «Пушкин картасы» федераль яшьләр программасы турында сөйләде

2021 елның 17 августы, сишәмбе

1 сентябрьдән Татарстанда «Пушкин картасы» дип аталган федераль яшьләр программасы эшли башлаячак. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова: "14 яшьтән 22 яшькә кадәрге затлар республиканың мәдәни чараларына билет алу өчен акча белән тәэмин ителә"-, диде.

Программада катнашучыларга өч мең сумлык махсус банк картасы биреләчәк. Бу сумманы ел дәвамында мәдәни чараларга керү өчен сарыф итәргә мөмкин булачак. Мәдәни чараларның исемлеге pro.культура.рф порталында урнаштырылачак. 

Программада катнашырга теләүчеләр шәхси телефоннарына "Дәүләт хезмәте. Мәдәният" мобиль кушымтасын урнаштырырга һәм дәүләт хезмәте порталында теркәлергә тиеш. "Пушкин картасын" пластик яисә  виртуаль рәвештә дә кулланырга була ("МИР" түләү системасы). Шуннан соң кушымтадагы афишадан кызыксындырган чараны сайлап алырга  һәм мәдәният учреждениесе сайтында яки кассада билет алырга мөмкин.

Бүгенге көндә Татарстанда әлеге программага мәдәният өлкәсенең 68 оешмасы, шул исәптән 16 театр, 21 музей һәм галерея, 11 мәдәният сарае һәм клублар, 6 концерт мәйданчыгы, 1 цирк һәм 13 мәдәни учреждение кушылды, дип сөйләде И.Әюпова.

"Пушкин картасы" программасын Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин 2021 елның июнендә "Турыдан-туры элемтә" барышында игълан иткән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International