«Россия талантлар берлеге» Халыкара фестиваленә гаризалар кабул итү башланды

2021 елның 17 августы, сишәмбе

2021 елның 20-23 октябрендә Сочи шәһәрендә «РОССИЯ ТАЛАНТЛАР БЕРЛЕГЕ» Халыкара музыка һәм бию Академиясенең XXVII иҗат сезоны узачак. Чарада чыгышлар хореография, вокал, инструменталь башкару, театр юнәлешләре буенча булачак.

Нигезләмә

Иҗади чараны Россия Федерациясе Дәүләт Думасы ярдәме белән Автономияле коммерциячел булмаган оешма, «ТАЛАНТЛАР БЕРЛЕГЕ" квалификация һәм өстәмә белем бирү үзәге оештыра.

Фестивальне Гнесиннар исемендәге музыкаль көллият, РАТИ ГИТИС, Мәскәү дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты, Хәзерге заман сәнгать һәм музыка институты, Россия композиторлары берлеге уздыра.

Мәгълүмати ярдәмне Россия Федерациясе мәдәният министрлыгы, РФ төбәкләренең мәдәният министрлыклары һәм мәдәният департаментлары, РФ мәгариф департаменты, РФ төбәкләренең яшьләр эшләре буенча комитетлар күрсәтәчәк.

Фестивальнең махсус кунагы: җырчы РОДИОН ГАЗМАНОВ

  Фестивальнең жюри составы Мәскәүлеләрдән тора:

И. В. БЕРЕЖНАЯ, С. Г. КУЗНЕЦОВА, С. В. АДАМЕНКО, МИКОЯН АРТУР, В. А. КОЖИН, Т. В. ЛЕДОВСКИХ, Е. А. ВОЛЧКОВ, Ю. М. КРАВЧУК, Т. А. КОНЫШЕВА

    Фестивальнең конкурс программасында: 

  • Барлык номинацияләр буенча конкурс программасы;
  • Вокал, хореография, инструменталь башкаручы буенча арт- мастер-класслар;
  • Жюри һәм иҗат коллективлары җитәкчеләренең түгәрәк өстәл утырышы;
  • "РУСЬ ПРОСЛАВНАЯ..." гала концерты (ТВ Россия 24, туры эфир).
  • Бүләкләү тантанасы
  • Иң яхшы чыгыш өчен «Оскар» бүләген тапшыру белән бергә театральләштерелгән ТАМАША.
  • Иҗат коллективлары җитәкчеләре өчен "Без сезне бик көттек..." бәйрәм фуршеты.

        Конкурста катнашу өчен гаризалар 2021елның 1 октябренә кадәр кабул ителә:

+7(926) 843-13-88,  (Whatsapp, Viber)

e-mail:  festival@souztalantov.com, mailto:festival@souztalantov.com

Катнашу шартлары: www. souztalantov.com  сайтында

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International