В.И.Качалов исемендәге театрының 230 еллыгына багышланган театр фестиваленә чакырабыз

2021 елның 17 августы, сишәмбе

Фестиваль 2-22 октябрьдә театрның Төп сәхнәсендә узачак.

Фестивальдә рус әдәбияты әсәрләре буенча куелган спектакльләр белән Россиянең әйдәп баручы театрлары катнаша.

2,3 октябрь көнне Мәскәүнең «Мастерская Петра Фоменко» театры  Л.Н.Толстойның «Гаилә бәхете» спектакле белән чыгыш ясый. (16+) Режиссер - Петр Фоменко.

12,13 октябрь көнне Мәскәүнең «Студия театрального искусства» театры Даниил Хармсның "Старуха" спектаклен куя. (16 +) Режиссер-Сергей Женовач.

19,20 октябрь көнне Санкт-Петербургтан «Балтийский дом» театр-фестивале "Анна Каренина" спектаклен күрсәтә. (16+) Режиссер - Александр Галибин.

22 октябрь көнне В.И.Качалов исемендәге Казан академия рус Зур драма театры Максим Горькийның "Васса" спектаклен куя. (16 +) Режиссер - Александр Славутский.

Качалов фестиваленең рәсми программасына мастер-класслар, иҗади очрашулар, конференцияләр, әйдәп баручы театр әһелләре катнашында түгәрәк өстәлләр кертелгән.

Тулырак мәгълүмат тел буенча: (843) 292-34-84, 292-54-81, 292-32-00.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International