Ведомство башлыгы "Мәдәният" милли проектын гамәлгә ашыру, республикада телләрне саклау программалары, "Пушкин картасы" турында сөйләде һәм сорауларга җавап бирде.
Әңгәмәнең беренче өлеше Г. Камал театрына багышланды. Галиәскәр Камал исемендәге татар академия театры бинасын файдалану концепциясенең башлангыч варианты 2022 ел башында әзерләнергә мөмкин, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова. Ведомство башлыгы артистлар өчен уңайлы шартлар тудырырга кирәклеген аңлатты.
"Театраль процесс үзгәрә, бик күп яңалыклар, үзгәрешләр барлыкка килә. Безнең милли академия театры сәнгатькә куелган барлык таләпләргә туры килергә тиеш ", - дип саный Ирада Әюпова.
Туры эфир: https://www.youtube.com/channel/UCIAaz3PB5eFaohVlOabznCg.