Татарстанлыларны "Уены, чыны бергә" балалар кинопроекты кастингына чакыралар

2021 елның 16 августы, дүшәмбе

"Сотворение" балалар кино үсеше фонды биш ел рәттән Тататрстан Республикасында балалар киносын төшерә һәм яшүсмерләрне "Уены, чыны бергә" балалар кинопроекты кастингына чакыра.

Узган уку елында Казанда кыска метражлы балалар фильмнары циклының 9 сезоны төшерелде. Кино төшерүдә Татарстанда яшәүче 30 бала катнашты, шул исәптән сәламәтлеге чикләнгән балалар катнашында 10 фильм төшерелде.

2021 ел эчендә Казан фильмнары төрле кинофестивальләрдә һәм конкурсларда 15 яуларга өлгерде.

Бу елның язында “Милли мультfest” республика балалар кинофестивале тантанасында “Заманча әби” дип аталган татар телендә төшерелгән фильм 2 дәрәҗәле лауреат булды һәм акчалата премия белән бүләкләнде.

Ә 2021 елның 24 июлендә «Уены, чыны бергә» проектының ике фильмы "Татарстан балалары" Республика видеороликлар конкурсы лауреатлары булды һәм "Татарстан Республикасы балалар оешмалары советы", Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил тарафыннан бүләкләнделәр.

"Сотворение" балалар киносын үстерү фонды инде 5 тапкыр президент грантлары конкурсында җиңүче булды. Барлыгы проект буенча биш төбәктә - Калуга, Ульян, Самара, Саратов өлкәләрендә һәм Татарстан Республикасында 45 кыска метражлы фильм төшереләчәк. Быел көзен балаларны әзерләү башланачак, ә кино төшерү 2022 елның февралендә узачак.

Димәк, Казан балалары хыялда гына түгел, ә чынбарлыкта киноактерлар була алачак. Моның өчен аларга кастингта катнашырга кирәк. Без югары актерлык потенциалы һәм яхшы сөйләм теле булган 11 яшьтән 16 яшькә кадәрге иҗатка сәләтле балаларны эзлибез. Кыска метражлы фильмнарда төп рольләрне уйнар өчен барлыгы 20 бала сайлап алыначак.

Катнашу өчен гаризаны түбәндәге сылтама буенча җибәрергә мөмкин: https://vk.com/fondsotvorenye?w=app5619682_-39266843.

Проектта катнашучыларны нәрсә көтә?
- Актерлык осталыгы буенча тәҗрибәле педагоглар җитәкчелегендә әзерлек.
 - Талантлы режиссер Эдуард Габидуллин җитәкчелегендә профессиональ команда белән фильмда төп рольне башкаручы булу.
- Кинофестивальләрдә катнашу һәм җиңү.

- Бөтен ил телеканалларында фильмнарны күрсәтү.

- Интернетта төрле мәйданчыкларда фильмнарны алга сөрү.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International