"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында XVII Казан халыкара мөселман киносы фестиваленә багышланган матбугат конференциясе узачак

2021 елның 16 августы, дүшәмбе
17 август (сишәмбе) 13:00 сәгатьтә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Казанда XVII Халыкара мөселман киносы фестивален уздыруга багышланган матбугат конференциясе узачак.

Фестиваль Татарстан башкаласында 2021 елның 5-10 сентябрендә үтә.

Матбугат конференциясендә конкурска сайлап алынган фильмнар, өстәмә программалар, киләчәк кунаклар, эшлекле мәйданчык һәм кинофорумның башка яңалыклары турында сүз барачак. 

Чарада фестивальнең башкарма директоры, “Татаркино” дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе директоры Айтуганова Миләүшә,

Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин,

XVII КМФМК сайлап алу комиссиясе рәисе Гөлнара Абикеева,

 XVII Казан кинофестивале чараларын оештыручы, "Джаз-Тур" компаниясендә проектлар администраторы Анжелика Евфорицкая катнашачак.

Аккредитация (pr@tatarkino.ru) почта аша башкарыла. Элемтәгә керү өчен тел: +7 (999) 169-45-10, Фаина Харитонова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International