Казан Кремлендә «Илаһи сүз хозурында» күргәзмәсе ачыла

2021 елның 16 августы, дүшәмбе

2021 елның 20 августында 14:00 сәгатьтә Ислам мәдәнияте музеенда «Илаһи сүз хозурында» күргәзмәсе ачылачак.

Күргәзмә Казан каллиграф-рәссамы Гөлназ Исмәгыйлева-Гатиатуллинаның иҗатын тәкъдим итәчәк. Автор - Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасы һөнәрчелек Палатасы әгъзасы, Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, АКШ, Төркия, Алжир, Һиндыстан, Үзбәкстан һәм Иранда узган 50 күргәзмәдә катнашучы.

Күргәзмәдә 2013-2021 елларда иҗат ителгән 35 әсәр тәкъдим ителәчәк. Бу график композицияләр – тугра, шәмаил, каллиграфик панно, һәм орнаменталь әсәрләр. Килүчеләр "Скиф-Сарматларның Алтын коды" сериясеннән әсәрләр күрә алачак. Бу 2018 елда Һиндстанда узган күргәзмәдә зур уңыш яулаган хезмәтләр. Кәгазьдә алтын белән башкарылган тезхиб жанрындагы әсәрләр тамашачыны битараф калдырмаячак.

Дөньяның теләсә кайсы ноктасыннан izi.travel платформасында музейдагы күргәзмә буенча авторлык экскурсиясен карарга мөмкин булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International